Әнкәйләргә

Матерям

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тәрәзәдән күзен алмый әнкәй, Күптән инде кояш батса да. Әнкәйләргә hаманда без бала, Башларыны чал чәчләр басса да. Күпме төннәр көйләп үтәр икән, Күпме яшьләр сабый хакында. Исән чакта белик кадерләрен, Без бурычлы алар каршында. Күнелләре бик киң әнкәйләрнең, Ташымаган, сыйган барсы да. Тормыш борчуларын кичергәндә, Сабырлыгы җиткән барсына. Маңгайларда купме җыерчыклар, Күпме уйлар бала хакында. Әткәй әйткән иде: "Бала бәхете - Әнкәйләрнең аяк астында!" Теләкләре изге әнкәйләрнең Балаларга - йөргән юлларда. Ана күңеле һаман балаларда, Баланыкы йөри далада. "Балам кайтты!" - диеп шатланалар, Ялгыз калгач, көеп яналар. Гомер буе көтә тик аналар, Исән-имин булсын балалар!

Русский перевод

От окна не отводит взгляд мать, Хоть давно уже солнце село. Для матерей мы всегда дети, Хоть седина покрыла их виски. Сколько ночей в тревоге пройдёт, Сколько слёз о ребёнке своём. Пока живы, давайте ценить их, Мы в долгу перед ними всегда. Так широки сердца материнские, Всё вместили, всё приняли в себя. Преодолевая жизненные невзгоды, Терпения хватало на всё. На челе их сколько морщинок, Сколько дум о ребёнке своём. Говорила бабушка: "Счастье детей - Под ногами у матерей!" Пожелания светлые матерей Детям - на всех дорогах идти. Материнское сердце всегда с детьми, А детское бродит вдали. "Моё дитя вернулось!" - радуются они, Оставшись одни, грустят и страдают. Всю жизнь лишь матери ждут, Чтобы дети живы и здоровы были!