Ак шомырт, ак сирень

Белый шомырт, белая сирень

Создано

December 03, 2025

Последнее обновление

December 03, 2025

Оригинальный текст

Бакчаларда мин йөрим, Сиңа чәчәкләр эзлим. Ак чәчәк аткан шомырт, Шау чәчәктә ак сирень. Ак шомырт та ак сирень, Кайсын мин сиңа бирим? Ак шомырттай ак сиреньгә Мин гашыйк булып йөрим. Урамнарда мин йөрим, Мин hаман сине эзлим. Вакыт үтсә дә сизмим, Бер минутка да түзмим. Ак шомырт та ак сирень, Мин hаман сине эзлим. Ак шомырттай ак сиреньгә Мин гашыйк булып йөрим. Ак чәчәкләр кулымда, Торам синең юлыңда. Ниләр икән уеңда? Кемнәр икән куеныңда? Ак шомырт та ак сирень, Кайчан яныңа килим? Ак шомырттай ак сиреньгә Мин гашыйк булып йөрим. Ак шомырттай ак сиреньгә Мин гашыйк булып йөрим... Мин гашыйк булып йөрим...

Русский перевод

Хожу по садам, Тебе цветы ищу. Белый цветок шомырт, В роскошном цветке белая сирень. Белый шомырт да белая сирень, Который мне тебе подарить? Белому шомырту, белой сирени Я влюбленным хожу. По улицам хожу, Я всё равно тебя ищу. Пусть время идёт, не чувствую, Даже минуты не выдерживаю. Белый шомырт да белая сирень, Я всё равно тебя ищу. Белому шомырту, белой сирени Я влюбленным хожу. Белые цветы в руках моих, Стою на твоем пути. Что у тебя за мысли? Кто с тобой рядом? Белый шомырт да белая сирень, Когда к тебе подойду? Белому шомырту, белой сирени Я влюбленным хожу. Белому шомырту, белой сирени Я влюбленным хожу... Я влюбленным хожу...

Предложить исправление