Тәрәзәләр - әни күзләре

Окна - мамины глаза

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тәрәзәне ачып кош очырдың Ул кошчыгың, әни, мин идем. Бәхет эзләп киттем туган җирдән Бәхет агачыннан өзелдем. Кайтып киләм әни сукмагыннан, Кая әниемнең эзләре? Такта кадакланган тәрәзәләр, Тәрәзәләр - әни күзләре... Тормыш ваклыгына күмелделәр Әниемнең чакыру сүзләре. Туган өем көткән биш күз белән, Бишесе дә - әни күзләре. Кайтып киләм әни сукмагыннан, Кая әниемнең эзләре? Такта кадакланган тәрәзәләр, Тәрәзәләр - әни күзләре...

Русский перевод

Ты распахнула окно - и птицу выпустила, Эта пташка, мама, я была. За счастьем я ушла с родной земли, С дерева счастья отломилась ветвь. Возвращаюсь маминою тропкою, Где же следы моей мамы? Досками наглухо заколочены окна, Окна - мамины глаза... В суете житейской утонули Мамины зовущие слова. Родной мой дом меня встречал пятью глазами, И все пять - мамины глаза. Возвращаюсь маминою тропкою, Где же следы моей мамы? Досками наглухо заколочены окна, Окна - мамины глаза...