Яфрак җиле

Ветер листвы

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
29.06.2026

Оригинальный текст

Яфрак җиле исә каенлыкта, яфрак яра инде каеннар. Ниләр булды быел күңелемә, Яфрак җиле искән чагында. Яфрак җиле исә җилфер-җилфер, сөйләгәндәй нидер каеннар. Әллә ниләр сөйләр булам сиңа, очрашчак бер яфрак аенда. Яфрак җиле исә каенлыкта. Исәр дә ул тыныр бер мәле. Тынмас инде, тынмас күңелемдә син калдырган сагыш җилләре.

Русский перевод

Ветер листвы в берёзовой роще, Берёзы распускают уже листья. Что приключилось с сердцем в эту осень, Когда подул тот ветер листвы. Ветер листвы — трепещет и шепчет, Будто берёзы что-то говорят. Я столько слов тебе сказать сумею, Когда придёт наш месяц листопад. Ветер листвы в берёзовой роще. Подует — и стихнет он на миг. А в сердце не утихнет, не утихнет Тот ветер грусти, что оставил ты.