Уйла мине

Думай обо мне

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Иртәңге таң нурыдай ямьле синең елмаю, Минем өчен бәхет яныңда уяну. Күзләреңә караганда тоям рәхәтне. Син минем бердән берем - син минем бәхетем. Беләм: синең күзләрең дә яратып карыйлар, Күпләрне алдаласа да, мине алдамыйлар. Җанымның һәр атомы сиңа тартыла, Минем күңелдә син генә, син дә мине уйла... Уйла, уйла мине, уйла, Уйла мине, уйла. Уйла мине, уйла... Начар көнне бизәп була яхшы кеше белән, Арганлыкны бетерердәй тылсым синдә күрәм. Сагынганда күрешүләр икеләтә тәмле, Йолдызларны тыңламыйча күрешик әле. Чакрымнарны кичеп синең янга барам, Бүгенгедән башлап сөюгә табынам. Башкаларга күз салмыйча йөрәгеңне тынла, Минем күңелдә син генә, син дә мине уйла... Уйла, уйла мине, уйла, Уйла мине, уйла. Уйла мине, уйла...

Русский перевод

Твоя улыбка - как лучи рассветного огня, Для меня - счастье просыпаться рядом, у тебя. Взглядом в глаза - и ощущаю сладость теплоту, Ты - моя единственная, ты - мое счастье, мой свет. Знаю: твои глаза с любовью смотрят, не тая, Пусть многих обманули - но меня не обманут они. Каждый атом моей души к тебе стремится, В моем сердце - только ты, и ты обо мне подумай... Думай, думай обо мне, думай, Думай обо мне, думай. Думай обо мне, думай... Плохой день можно украсить добрым человеком, Вижу в тебе волшебство, что усталость унесет. Когда тоскуем - встречи вдвое слаще, Не слушая звезд, давай увидимся сейчас. Километры перейду - иду к тебе, к твоему теплу, С этого дня я служу любви, ей молюсь. Не глядя на других, послушай сердце свое, В моем сердце - только ты, и ты обо мне подумай... Думай, думай обо мне, думай, Думай обо мне, думай. Думай обо мне, думай...