Әнкәемнең оекбашлары

Носочки мамы

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кышкы озын кичтә балаларың өчен Бишек җырын әнкәй көйләгән, Йөрәк утларына кул җылысын өстәп, Ап-ак оекбашлар бәйләгән. Әнкәемнең моңы, аның күңел нуры Җипләренә әллә уралган? Ак оекбаш кисәм, әнкәй искә төшә, Гел яхшылык безгә юраган. Әнкәемнең бүләкләре - ап-ак оекбашлар, Аякларны кышын җылыткан. Карлы бураннарда, зәһәр салкыннарда, Тормышыма якты нур сипкән. Әнкәемнең моңы, аның күңел нуры Җипләренә әллә уралган? Ак оекбаш кисәм, әнкәй искә төшә, Гел яхшылык безгә юраган. Олы рәхмәт, әнкәй, изгелеген өчен, Тик кулларың тала күрмәсен, Мәрхәмәтле булсын һәрчак сиңа язмыш, Кайгы-хәсрәт һич тә белмә син! Әнкәемнең моңы, аның күңел нуры Җипләренә әллә уралган? Ак оекбаш кисәм, әнкәй искә төшә, Гел яхшылык безгә юраган.

Русский перевод

Зимними долгими вечерами для детей своих Колыбельную мама напевала, К сердечному огню тепло рук добавляя, Белоснежные носочки вязала. Мамина песня, луч её души, Разве в нити её вплетена? Режу белый носок, мама на память приходит, Только доброе нам всегда предрекала. Мамины подарки - белоснежные носочки, Ноги зимой согревавшие. В снежных бурях, в лютых холодах, В мою жизнь лучи света посылали. Мамина песня, луч её души, Разве в нити её вплетена? Режу белый носок, мама на память приходит, Только доброе нам всегда предрекала. Большое спасибо, мама, за доброту твою, Пусть только твои руки не знают усталости, Милостивой пусть будет всегда к тебе судьба, Горя и боли никогда не знай ты! Мамина песня, луч её души, Разве в нити её вплетена? Режу белый носок, мама на память приходит, Только доброе нам всегда предрекала.