Оригинальный текст
Аккошлар нигә моңсулар,
Әллә китәләр микән?
Язлар, җәйләр нигә шулай
Бик тиз үтәләр икән?
Кешеләр дә - аккошлардай,
Китәләр еракларга,
Туган җирләр уелып кала
Мәңгегә йөрәкләрдә!
Аккошлар тынып калганнар,
Ниләр уйлана икән?
Туган күлләр кала диеп,
Эчтән моңая микән?
Кешеләр дә - аккошлардай,
Китәләр еракларга,
Туган җирләр уелып кала
Мәңгегә йөрәкләрдә!
Аккошларга да кыендыр
Аерылу күлләреннән,
Аерма язмыш кошларны
Бәхетле көннәреннән!
Кешеләр дә - аккошлардай,
Китәләр еракларга,
Туган җирләр уелып кала
Мәңгегә йөрәкләрдә!
Русский перевод
Почему так грустно лебедям,
Ужель им в путь пора?
Весна и лето - почему же
Так быстро сходят со двора?
И люди - словно те лебеди,
Уходят в дальние края,
А край родной врезается
Навек в сердцах, не умирая!
Лебеди замерли в молчанье,
О чем тоскуют в тишине?
Что родных озер останутся -
Так ли печалятся в душе?
И люди - словно те лебеди,
Уходят в дальние края,
А край родной врезается
Навек в сердцах, не умирая!
И лебедям, должно быть, трудно
С озерами навек расстаться,
Не разлучай, судьба, птиц
С их счастьем, не давай прощаться!
И люди - словно те лебеди,
Уходят в дальние края,
А край родной врезается
Навек в сердцах, не умирая!