Килә елның яңасы

Новый год грядет

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бар тирә-як балкып тора, Җирем актан киенгән. Әйтерсең дә сихри күктән Көмеш тәңкә сибелгән! Карлар ява, тәңкә карлар, Яусын, әйдә, явасы, Сафлык сибеп дөньяларга, Килә елның яңасы. Яңа елның ак карлары Илгә муллык китерсен, Яңа елда һәрбер кеше Куанычлар кичерсен! Карлар ява, тәңкә карлар, Яусын, әйдә, явасы, Сафлык сибеп дөньяларга, Килә елның яңасы. Әйдәгез, дуслар, бергәләп Чыгыйк без урамнарга, Уйнап-көлеп, җырлап-биеп, Ак бәхетләр юрарга! Карлар ява, тәңкә карлар, Яусын, әйдә, явасы, Сафлык сибеп дөньяларга, Килә елның яңасы.

Русский перевод

Всё вокруг сиянием горит, Земля моя в белизну одета. Будто с неба, из чар высоты, Сыплются серебряные монеты! Снег идёт, монетный снег идёт, Пусть идёт, пусть льётся он с небес, Чистотою мир весь осыпает - Новый год грядёт, грядёт, грядёт. Белый снег в начале Новых дней Пусть стране достаток принесёт, Пусть в Новом году для всех людей Радость светлая пусть расцветёт! Снег идёт, монетный снег идёт, Пусть идёт, пусть льётся он с небес, Чистотою мир весь осыпает - Новый год грядёт, грядёт, грядёт. Ну же, друзья, давайте вместе Выйдем мы на улицы с утра, Смехом, песней, пляской, в чудо веря, Белым счастьем одарить мир пора! Снег идёт, монетный снег идёт, Пусть идёт, пусть льётся он с небес, Чистотою мир весь осыпает - Новый год грядёт, грядёт, грядёт.