Шук малайлар

Шальные мальчишки

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Үсмер чакта без кичләрен Атлар көттек яланда. Бергәләп учак ягулар Хәтерләрдә һаман да. Еллар узган, йөрәк тузган, Шук малайлар кайларда? Сагынып шушы чакларны Урап кайтам уйларда. Эх, сихри кичке учаклар Калсада еракларда. Ялкыны аның сүрелми, Балкый гел йөрәкләр дә. Кичке тынлыкларны ярып Чыңлады кыңгыраулар. Ат чабышып узышларда Үттек күпме сынаулар. Еллар узган, йөрәк тузган, Шук малайлар кайларда? Сагынып шушы чакларны Урап кайтам уйларда. Эх, сихри кичке учаклар Калсада еракларда. Ялкыны аның сүрелми, Балкый гел йөрәкләр дә. Ярсу атлар да малайлар, Күкләргә карап очты. Шатыкның юк иге-чиге, Ай йолдызларны кочты. Еллар узган, йөрәк тузган, Шук малайлар кайларда? Сагынып шушы чакларны Урап кайтам уйларда. Эх, сихри кичке учаклар Калсада еракларда. Ялкыны аның сүрелми, Балкый гел йөрәкләр дә.

Русский перевод

В юные годы по вечерам Ждали коней на поляне мы. Жгли костры - и доныне В памяти все огоньки. Годы прошли, сердце стерлось, Где же вы, шальные мальчишки? По тем дням тоскуя, В мыслях кружу я опять. Ах, волшебные вечерние костры, Хоть и остались вдали. Их пламя не гаснет, В сердцах все так же горит. Разрезая вечернюю тишину, Звякали наши колокольчики. В скачках и гонках конных Столько испытаний прошли. Годы прошли, сердце стерлось, Где же вы, шальные мальчишки? По тем дням тоскуя, В мыслях кружу я опять. Ах, волшебные вечерние костры, Хоть и остались вдали. Их пламя не гаснет, В сердцах все так же горит. И кони горячие, и мальчишки Смотрели - и ввысь летели. Радости нету предела, Луну со звездами обняли. Годы прошли, сердце стерлось, Где же вы, шальные мальчишки? По тем дням тоскуя, В мыслях кружу я опять. Ах, волшебные вечерние костры, Хоть и остались вдали. Их пламя не гаснет, В сердцах все так же горит.