Җиңү көне (беренче вариант)

День Победы (первый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул, Дүрт күз белән зарыгып көткән көн. Күпме кайгы, югалтулар аша Илгә шатлык алып килгән көн. Җиңү көне җиргә килгән саен, Яфрак ярган саен бөреләр. Яу кырында калган ир-егетләр Күңелләрдә кабат терелә. Ап-ак чәчле әнкәй, җиңгиләр бит Һаман көтә ирен, улларын. Гомер буе әрни йөрәкләрдә Яралары утлы елларның. Җиңү көне җиргә килгән саен, Яфрак ярган саен бөреләр. Яу кырында калган ир-егетләр Күңелләрдә кабат терелә. Бүген бәйрәм. Күздән яшь тамса да Без бәхетле - аяз күгебез. Саклап калсак иминлекне җирдә Аяз булыр килер көнебез. Җиңү көне җиргә килгән саен, Яфрак ярган саен бөреләр. Яу кырында калган ир-егетләр Күңелләрдә кабат терелә.

Русский перевод

День Победы - самый главный праздник, День, что ждали в долгой тишине. Сквозь утраты, боль и горечь разных Он принёс стране её весне. День Победы к нам приходит снова, Почки рвутся, распуская лист. На полях, где пали наши вои, В памяти встают они, как есть. Серебрятся матери, невестки, Ждут мужей и сыновей своих. В сердце - боль, как годы те отрезки, Раны опалённых лет живых. День Победы к нам приходит снова, Почки рвутся, распуская лист. На полях, где пали наши вои, В памяти встают они, как есть. Праздник нынче. Пусть слеза струится - Мы счастливы: в небе ясный свет. Сбережём на земле мир и птицу - Ясным будет завтрашний рассвет. День Победы к нам приходит снова, Почки рвутся, распуская лист. На полях, где пали наши вои, В памяти встают они, как есть.