Бәхетле булсын һәркем (беренче вариант)

Пусть счастлив будет каждый (первый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тормыш шатлык, кайгылардан, Сынаулардан тора гел. Көннәр төрле булсалар да, Якын безгә һәр мизгел. Хәерле тусын иртәләр, Кояшлы булсын һәр көн. Кеше бәхет өчен туа, Бәхетле булсын һәр көн. Таң җилләре алып килсен, Хәбәрләрнең яхшысын. Бу дөнъяда һәркем тапсын, Серле бәхет ачкычын. Хәерле тусын иртәләр, Кояшлы булсын һәркөн. Кеше бәхет өчен туа, Бәхетле булсын һәр көн. Тормыш юллары тайгак ул, Бормалы, сикәлтәле. Аклык, сафлык өчен янып, Гомерләр үтсен әле. Хәерле тусын иртәләр, Кояшлы булсын һәркөн. Кеше бәхет өчен туа, Бәхетле булсын һәр көн.

Русский перевод

Жизнь - из радостей и горя, Из испытаний соткан путь. Хоть дни бывают непохожие, Нам дорог каждый миг и суть. Пусть утро будет добрым, ясным, И солнечен пускай весь день. Человек рожден для счастья - Пусть счастлив будет каждый день. Пусть ветры утренней зарницы Приносят добрые вести. В этом мире пусть найдется Ключ к загадочному счастью. Пусть утро будет добрым, ясным, И солнечен пускай весь день. Человек рожден для счастья - Пусть счастлив будет каждый день. Дороги жизни скользки, трудны, Извилисты, с преградами. Пусть ради чистоты и света Годы проходят светлыми. Пусть утро будет добрым, ясным, И солнечен пускай весь день. Человек рожден для счастья - Пусть счастлив будет каждый день.