Ярый син бар янымда

Хорошо, что ты рядом со мной

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тормыш сукмаклары сикәлтәле, Ярсый җилләр, була давыл да. Сагышлардан җаным әрнегәндә Ярый әле син бар янымда. Синең белән шундый рәхәт миңа, Сагышларым бик тиз тарала. Елмаеуың, назлы җылы сүзең Даваула йөрәк ярама. Тормыш сукмаклары борма-борма, Калган чаклар була буранда. Икәү бергә үтсәң, юллар җиңел, Ярый әле син бит янымда. Синең белән шундый рәхәт миңа, Сагышларым бик тиз тарала. Елмаеуың, назлы җылы сүзең Дава була йөрәк ярама. Тормыш сукмаклары урау-урау, Сүндермичә яшәү гамнәрен, Өлешемә төшкән көмешем син, Татып яшә сөю тәмнәрен. Синең белән шундый рәхәт миңа, Сагышларым бик тиз тарала. Елмаеуың, назлы җылы сүзең Дава була йөрәк ярама.

Русский перевод

Жизненные тропы так скользки, Бушуют ветра, бывает буря. Когда душа моя устала от печалей, Хорошо ещё, что ты рядом со мной. С тобою мне так хорошо, Мои печали быстро рассеиваются. Твоя улыбка, нежные тёплые слова Становятся лекарством для сердечной раны. Жизненные тропы так извилисты, В оставшиеся дни бывает вьюга. Когда идёшь вдвоём, дороги легче, Хорошо ещё, что ты ведь рядом со мной. С тобою мне так хорошо, Мои печали быстро рассеиваются. Твоя улыбка, нежные тёплые слова Становятся лекарством для сердечной раны. Жизненные тропы так ухабисты, Не гася радости жизни, Ты моё серебро, выпавшее на мою долю, Вкушай же вкус любви. С тобою мне так хорошо, Мои печали быстро рассеиваются. Твоя улыбка, нежные тёплые слова Становятся лекарством для сердечной раны.