Синсез үтте гомерем

Прошла жизнь без тебя

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кулларыма алып аккош каурыйларын Су буйларын урап әйләнәм. Дөнья моңга чумган, аңа ниләр булган, Нигә сагыш калган җәйләрдә? Әле гомер озын, кайчан да бер Очрашырбыз диеп йөрдем мин. Әй сызлый ла күңел, әй әрни лә йөрәк - Синсез үткән икән гомерем. Кулларыма алып аккош каурыйларын Тагын чумам моңсу уйларга. Кинәт-кинәт өзелеп, бер-бер артлы тезелеп Яфраклар коела юлларга. Әле гомер озын, кайчан да бер Очрашырбыз диеп йөрдем мин. Әй сызлый ла күңел, әй әрни лә йөрәк - Синсез үткән икән гомерем.

Русский перевод

Взяв в руки лебединые перья, Хожу я вдоль берегов реки. Мир погрузился в песню, что с ним сталось, Почему грусть осталась в летние дни? Ведь жизнь ещё долгая, когда-нибудь Встретимся - я так шёл и жил. Ах, ноет душа, ах, разрывается сердце - Прошла, оказывается, жизнь без тебя. Взяв в руки лебединые перья, Снова погружаюсь в печальные думы. Вдруг обрываясь, друг за другом выстраиваясь, Листья падают на дороги. Ведь жизнь ещё долгая, когда-нибудь Встретимся - я так шёл и жил. Ах, ноет душа, ах, разрывается сердце - Прошла, оказывается, жизнь без тебя.