Оригинальный текст
Төн үтте, утлар сүнде, шәһәр уяна
Еракта гүя учак тулып таң яна
Очрашу сәер булды, төн булмады буш
Ләкин җитте вакыт саубуллашырга. Хуш.
Озатма мине, озатма мине
Иртәнге урам, буш урам
Төн үтте һәм син күрәсең таңны
Онытма мине
Мин сине беркайчан онытмам
Атналар - айлар булып агыр елларга
«Кайларда икән?», диеп, калыр еларга
Бервакыт салкын төндә ишетеп тавыш
Чыгарсың өйдән, ә тышта буран - кыш
Русский перевод
Ночь прошла, огни погасли, город просыпается,
Вдали, будто костёр, разгорается заря.
Встреча была странной, ночь не была пустой,
Но настало время прощаться. Прощай.
Не провожай меня, не провожай меня,
Утренняя улица, пустая улица.
Ночь прошла, и ты видишь рассвет,
Не забывай меня,
Я тебя никогда не забуду.
Недели потекут месяцами, годами,
«Где же он теперь?» — скажешь, и заплачешь.
Однажды, холодной ночью, услышав голос,
Выйдешь из дома, а на улице метель — зима.