Мин сине сөйгәнмен күптәннән

Я люблю тебя давно

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Күргән чакта сине тәүге тапкыр Мин аңлаган идем барын да. Сине көткәнлеген йөрәгемнең Сыкрап, ярсып типкән чагында. Ә мин сине һәрчак белә идем, Төшләремдә микән күргәннән. Төннәремдә балкыр йолдыз идең, Мин сине сөйгәнмен күптәннән. Күпме җырлар башкарылган инде, Тормышыма кинәт кердең, дип. Көтмәгәндә әллә кайдан килеп, Яулап алдың күңел күген, дип. Ә мин сине һәрчак белә идем, Төшләремдә микән күргәннән. Төннәремдә балкыр йолдыз идең, Мин сине сөйгәнмен күптәннән. Тавышыңны, кайнар сулышыңны Мин җырларда, гүя, ишеттем. Күкрәгеңә башым салып тыңлыйм: Бер моңга тиң йөрәк тибешең. Ә мин сине һәрчак белә идем, Төшләремдә микән күргәннән. Төннәремдә балкыр йолдыз идең, Мин сине сөйгәнмен күптәннән.

Русский перевод

Увидев тебя впервые, Я сразу понял все. Сердце ждало тебя давно, Стуча и плача в груди. А я тебя всегда знал, Видно, во снах тебя встречал. Ты в моих ночах была звездой, Я люблю тебя давно. Сколько песен уже спето Про то, как ты в судьбу вошла. Вдруг, нежданно, ниоткуда Ты завоевала небеса души. А я тебя всегда знал, Видно, во снах тебя встречал. Ты в моих ночах была звездой, Я люблю тебя давно. Твой голос, жаркое дыханье Я будто в песнях услыхал. Склонившись к твоей груди, внимаю: Сердцебиенье - как один напев. А я тебя всегда знал, Видно, во снах тебя встречал. Ты в моих ночах была звездой, Я люблю тебя давно.