Оригинальный текст
Балачакта өй артында
Үсәдер иде балан.
Көзләр җиткән саен шушы
Баланны искә алам.
Бакчаларга йөг(е)реп чыгам,
Әнкәй җыядыр балан.
- Әче! - дия-дия, - әнкәм, -
Кулыннан балан кабам.
Көзләр килгәч тәлгәш-тәлгәш
Кызарып пешкән балан.
Хәтирәләр булып балан
Балачак ярында калган.
Бакчаларга йөг(е)реп чыгам,
Әнкәй җыядыр балан.
- Әче! - дия-дия, - әнкәм, -
Кулыннан балан кабам.
Ничә еллар узган инде
Исемдә тәме һаман.
Иң татлысы булган икән
Әнкәм кулыннан балан.
Бакчаларга йөг(е)реп чыгам,
Әнкәй җыядыр балан.
- Әче! - дия-дия, - әнкәм, -
Кулыннан балан кабам.
Русский перевод
В детстве за домом у нас
Росла калина одна.
Каждую осень приходит
Память о ней, как волна.
В сад выбегаю я снова,
Мама калину рвет.
- Горько! - твержу я, - мамочка, -
С рук ее ягоду рву.
Осенью гроздьями красной
Спелая пылает калина.
В память она обратилась,
На берегу детства осталась.
В сад выбегаю я снова,
Мама калину рвет.
- Горько! - твержу я, - мамочка, -
С рук ее ягоду рву.
Сколько уж лет пролетело -
Вкус ее в памяти жив.
Слаще всего оказалась
Калина с маминых рук.
В сад выбегаю я снова,
Мама калину рвет.
- Горько! - твержу я, - мамочка, -
С рук ее ягоду рву.