Оригинальный текст
Ашыгулар ялгышуга була,
Ашыгырга никтер яраттым.
Ашыгулар - урман,
Ялгышларым - буран,
Йөгерә-йөгерә кереп адаштым.
Ашкынулар үкенечкә була,
Юк шул минем сабыр канатым.
Үкенечләр - урман,
Урманнарда - буран,
Көлә-көлә кереп адаштым.
Ашыгулар һәлакәткә илтә,
Ник мин сине шашып яраттым?!
Карашларың - урман,
Мәхәббәтем - буран,
Җырлый-җырлый кереп адаштым.
Карашларың - урман,
Мәхәббәтем - буран,
Елый-елый кереп адаштым.
Русский перевод
Спешка к ошибкам приводит,
Но как же я любила спешить.
Спешка - это лес,
Ошибки мои - буран,
Бежала-бежала, вошла и заблудилась.
Порывы к сожаленью ведут,
Нет у меня крыльев терпенья.
Сожаленья - это лес,
В лесах тех - буран,
Смеялась-смеялась, вошла и заблудилась.
Спешка к погибели ведёт,
Зачем же я полюбила тебя в спешке?!
Твои взгляды - это лес,
Моя любовь - буран,
Пела-пела, вошла и заблудилась.
Твои взгляды - это лес,
Моя любовь - буран,
Плакала-плакала, вошла и заблудилась.