Оригинальный текст
Таш утрау шикелле бу төрмә,
Таш койма әйләнә-тирәсе.
Белделәр бу ташлар мәйданга
Бүген дә корбаннар киләсен...
Дарларга унике батырның
Ашуын бу ташлар күрделәр,
Таң калып тетрәде диварлар;
Батырлар елмаеп үлделәр,
Татарлар елмаеп үлделәр...
Еракта, Идел-йорт җирендә
Унике батырның иле бар.
Кайтмаслар тик илгә егетләр:
Каршыда таш койма, шомлы дар.
Җәйге таң. Зәп-зәңгәр күк йөзе...
«Яшәргә иде!..» - ди күңелләр.
Тик шәфкать сорамый дошманнан,
Батырлар елмаеп үлделәр,
Татарлар елмаеп үлделәр.
Йодрыктай йөрәккә никадәр
Кайгылар, газаплар сыялар;
Сыймады батырлар йөрәге -
Чатнады таш пулат коймалар.
Хисләре, буйсынмый богауга,
Киң-иркен күкләргә менделәр
Һәм үлмәс җыр булып калдылар! -
Мусалар елмаеп үлделәр,-
Батырлар елмаеп үлделәр.
Русский перевод
Как каменный остров стоит эта тюрьма,
Вокруг - каменная ограда.
Эти камни знали: на площадь
Сегодня опять придут жертвы...
Как шли на виселицы двенадцать батыров -
Видали те камни тот ход,
Стены дрогнули, замерло утро;
Батыров улыбка - и смерть,
Татаров улыбка - и смерть...
Далеко, в земле Идел-йорта,
Есть край у двенадцати батыров.
Но юноши в край не вернутся:
Напротив - каменный забор, зловещая петля.
Летний рассвет. Небо - густая лазурь...
«Жить бы!..» - шепчет сердце.
Но милости у врага не просят,
Батыры улыбкой ушли,
Татары улыбкой ушли.
Сколько в кулаке-сердце
Умещается горя и муки;
Не вместилось в сердце батыров -
Трещали каменные своды палат.
Их чувства, не скованные цепью,
В просторные неба взлетели
И стали бессмертной песней! -
И Музы улыбкой ушли, -
Батыры улыбкой ушли.