Гәрәбә (беренче вариант)

Янтарь (первый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сары-сары гәрәбә, Ярдан түбән тәгәрә, Су төбендә калтыра, Йолдыз булып ялтыра. Сары-сары гәрәбә, Югалмасмы әрәмгә? Егет биргән муенса, Нәрсә икән уенда? Муенса, муенса, Ямьле инеш буенда. Гәрәбәсе муенда ла, Нәрсә икән уенда? Сары-сары гәрәбә, Икесе әрәмәдә, Сөйләшкән-серләшкәннәр, Муенсаны чәчкәннәр. Сары-сары гәрәбә, Чәчелгәч тә тәгәрә. Тәгәрәп инешкә төш, Син - алтын, ә су - көмеш. Муенса, муенса, Ямьле инеш буенда. Гәрәбәсе муенда ла, Нәрсә икән уенда? Сары-сары гәрәбә, Гәрәбә, тәгәрәмә. Үпкәләр бит, күр әле, Чәчелгәнгә бүләге. Сары-сары гәрәбә, Тәгәрәсәң тәгәрә; Үпкә түгел, наз гына, Булса булыр аз гына... Муенса, муенса Ямьле инеш буенда Гәрәбәсе муенда ла, Нәрсә икән уенда?

Русский перевод

Жёлтый-жёлтый янтарь, Скатывается вниз от круч, У воды на дне дрожит, Словно звёздочка горит. Жёлтый-жёлтый янтарь, Не пропадёшь ли ты зазря? Ожерелье - дар парня, Что же у него в мыслях? Ожерелье, ожерелье, У красивого ручья. Янтарь на шее - Что же у него в мыслях? Жёлтый-жёлтый янтарь, Двое - в рощице вдали, Поговорили, посекретничали, Ожерелье рассыпали. Жёлтый-жёлтый янтарь, И рассыпавшись - катись. Покатись, в ручей упав: Ты - золото, вода - серебро. Ожерелье, ожерелье, У красивого ручья. Янтарь на шее - Что же у него в мыслях? Жёлтый-жёлтый янтарь, Янтарь, не катись. Обида ведь - посмотри - Дар за рассыпанные бусы. Жёлтый-жёлтый янтарь, Если катишься - катись; Не обида - только нежность, Пусть и мало - то ладно... Ожерелье, ожерелье, У красивого ручья. Янтарь на шее - Что же у него в мыслях?