Оригинальный текст
Каш астыннан күзен сирлеп
Карый бигрәк серле итеп,-
Җанда дәртләр кузгала...
Яратса - яр итә белә,
Вәгъдә бирсә - көтә белә
Безнең чибәр кыз бала.
Хәтерләрен калдырырлык
Сүз әйтмәгез сез аңа.
«Ярар микән?» дия-дия,
Кыска юбкалар да кия,
Калышмаска үзара:
Заманча атларга кирәк,
Әдәп тә сакларга кирәк,
Нишләсен соң кыз бала!..
Татар кызы бигрәк тыйнак -
Сәбәпсез дә кызара.
Казагы да, кыргызы да,
Үзбәге дә бик кызыга -
Татарлардан кыз ала:
Татар кызы бигрәк чибәр,
Гашыйк итә барчабызны...
Күз тидермик без аңа!
Ике бите - пешкән алма,
Кояш кебек кызара.
Русский перевод
Из‑под бровей, прищурив взгляд,
Смотрит так таинственно -
И в душе огонь встает...
Если любит - станет милой,
Если слово даст - дождется
Наша красивая девчонка.
Не бросайте ей слов,
Чтоб ранить память.
«А удобно ли?» - твердя,
И короткие юбки надевает,
Чтобы не отстать от всех:
Надо жить по‑новому,
Надо честь беречь ей тоже,
Что ж ей делать, той девчонке!..
Татарская девушка так скромна -
И без причины краснеет.
И казах, и кыргыз,
И узбек - всем по сердцу -
Берут в жены татарок:
Татарская девушка так хороша,
Влюбляет нас всех...
Пусть дурной глаз ей не коснется!
Щеки - как спелые яблоки,
Краснеют, словно солнце.