Кунак кыз

Гостья

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Шәһәрдән ул килсә авылга, Әйтерсең, эләгәм давылга. Урыныннан кузгала йөрәгем, Аяклар югалта терәген. Бик сирәк килә ул, кунак кыз, Йокыны калдырган тыйнак кыз. Яши дә йөрәкне яндырып, Китә ул сагыну калдырып. Ул килсә - ае да яктырак, Авылның һавасы татлырак. Оҗмаһлар ишеген ачадыр, Шуңамы йокылар качадыр. Бик сирәк килә ул, кунак кыз, Йокыны калдырган тыйнак кыз. Яши дә йөрәкне яндырып, Китә ул сагыну калдырып. Җырга тиң исәнме диюе, Бер бәйрәм елмаеп көлүе. Шул яктан алалмыйм күземне, Я, Ходай, бирсәнә түземлек. Бик сирәк килә ул, кунак кыз, Йокыны калдырган тыйнак кыз. Яши дә йөрәкне яндырып, Китә ул сагыну калдырып.

Русский перевод

Когда из города в нашу деревню она приезжает, Словно в бурю внезапно меня уносит. Сердце вскакивает с места, Ноги теряют опору. Так редко приходит она, гостья-девчонка, Скромница, сон мой украла. Живет, сердце прожигая, Уходит, оставив тоску. Стоит ей приехать - и месяц светлее, Воздух деревенский становится слаще. Будто райские двери открыла, Потому-то сон улетает. Так редко приходит она, гостья-девчонка, Скромница, сон мой украла. Живет, сердце прожигая, Уходит, оставив тоску. «Здравствуй» у нее сродни песне, Улыбка и смех - словно праздник. Не могу отвести оттуда глаз, Боже, даруй мне терпенье. Так редко приходит она, гостья-девчонка, Скромница, сон мой украла. Живет, сердце прожигая, Уходит, оставив тоску.