Оригинальный текст
Язларын башка утта янганмын,
Торналар килгән - күрми калганмын.
Хәзер инде көз - китүләредер,
Бу турдан соңгы үтүләредер.
"Торрыйк!" - дияләр,үзләре китә,
Яшәү хакына авыр юл үтә.
Нигә китәләр? Бәхет бу җирдә
Барыбызга да югыйсә җитә.
Торналар киткән якларга карыйм
Куерган кебек һаман да томан.
Торна тавышы - нинди моң сыйган.
Елап кычкыра,көлә дә сыман.
Хушлашу авыр дусларым белән.
Китәселәры килми бит,беләм.
Торналар түгел,елап һәм көлеп,
Минем яшьлегем китәдер кебек.
Русский перевод
Весной в ином огне я пламенела,
Журавли прилетали - не заметила.
Теперь уж осень - время расставанья,
Последний раз отсюда улетанья.
«Курлы!» - кричат, и сами вдаль летят,
За право жизни путь тяжёлый держат.
Зачем уходят? Счастье на земле
Не всем из нас, быть может, достаётся.
Гляжу туда, куда ушли они,
Как будто дымкой затянулся туман.
Журавлиный крик - какая грусть разлита.
То плачет он, то будто бы смеётся.
Прощаться тяжко с милыми друзьями.
Знаю, что вряд ли возвратятся снова.
Не журавли - со смехом и слезами
Моя ушедшая, как кажется, младость.