Оригинальный текст
Куе кара томан арасыннан
Бер ат каршыма атлый.
Адашканмы, югалганмы?
Үзенә урын тапмый.
Үзе ап-ак, үзе матур,
Моңсу аның күзләре.
Әйтмәсә дә аңлашыла,
Кирәк түгел сүзләре.
Ни булды дип сорый алмыйм,
Сораудан нинди мәгънә?
Хуҗасы җансыз булгандыр,
Кыйналган эзләр тәндә.
Тәннәрендә камчы эзе,
Саркып тора каннары.
Нигә шулай сугалар, дип,
Әрни атның җаннары.
Яннарына килеп бастым да мин
Күзләренә карадым.
Атларның да җаннары бар -
Менә шуны аңладым.
Әллә өйдән качып киткәнме ул,
Начар булгач хуҗасы.
Кыеннарга түзмәгәнме,
Авырткачтын ярасы.
Кыйнамагыз, сукмагыз да,
Тимәгез сез атларга.
Хөрмәтләп һәм яратып ла,
Карагызчы аларга.
Яннарына килеп бастым да мин
Күзләренә карадым.
Атларның да җаннары бар -
Менә шуны аңладым.
Яннарына килеп бастым да мин
Күзләренә карадым.
Атларның да җаннары бар -
Менә шуны аңладым...
Русский перевод
Сквозь густой и чёрный туман
Конь навстречу мне идёт.
Заблудился или потерялся?
Не находит он приют.
Белоснежный он и статный,
Грустью полнятся глаза.
Даже без слов всё понятно,
Не нужны ему слова.
Что случилось - не спрошу я,
В чём же смысл моих речей?
Верно, хозяин был жестоким,
Следы мучений на спине.
Видны плети на боках,
Кровь запёкшаяся там.
Почему так бьют коней?
Страдает конская душа.
Я к нему подошёл поближе,
Посмотрел в его глаза.
У коней есть тоже душа -
Вот что понял я тогда.
Иль сбежал он из дома,
Коль хозяин был плохой.
Не стерпел он издевательств,
Боль от ран невыносимой.
Не мучайте, не бейте вы,
Не трогайте коней.
С уваженьем и любовью
Относитесь к ним скорей.
Я к нему подошёл поближе,
Посмотрел в его глаза.
У коней есть тоже душа -
Вот что понял я тогда.
Я к нему подошёл поближе,
Посмотрел в его глаза.
У коней есть тоже душа -
Вот что понял я тогда...