Оригинальный текст
Йөзләреңдә ялкын булып янар өчен,
Күзләреңнән нурлар булып тамар өчен,
Шул күзләргә тагын бер кат багар өчен,
Нишлим икән,бәгърем, нишлим икән?..
Хисләремне дулкыннарга атыйм микән,
Әллә синнән еракларга качыйм микән?
Күңелемнән сине ничек алыйм икән,
Нишлим икән, әйтче, нишлим икән?
Күңелемнән сине ничек алыйм, иркәм?
Нишлим икән,әйтче, нишлим икән?
Нигә күрдем таңдай якты йөзләреңне,
Ник тыңладым сөям дигән сүзләреңне?
Онытам алмыйм сагыш тулы күзләреңне,
Нишлим икән, бәгърем, нишлим икән?
Русский перевод
Чтобы гореть пламенем на твоём лице,
Чтобы стекать лучами из твоих глаз,
Чтобы ещё раз взглянуть в эти глаза,
Что же мне делать, родной, что же делать?..
Бросить ли мне свои чувства волнам,
Или сбежать от тебя далеко?
Как же мне вычеркнуть тебя из своей души,
Что же мне делать, скажи, что делать?
Как же мне вычеркнуть тебя из своей души, любимый?
Что же мне делать, скажи, что делать?
Зачем я увидела твоё светлое, как заря, лицо,
Зачем я слушала твои слова «люблю»?
Не могу забыть твои полные тоски глаза,
Что же мне делать, родной, что же делать?