Җырым сиңа!

Песня тебе!

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Күз карашым юлларда, Каләмнәрем кулларда, Сиңа атап бер җыр яздым Сагынганда җырларга. Дөнья буйлап җыр таралыр Җырчыдан - җырчыларга, Өзлеп яратканнар гына Сагынып җыр чыгара. Бу җырымда тик син генә Аңлый алыр юллар бар, Сәламнәрем җиткерергә Ярый әле җырлар бар. Дөнья буйлап җыр таралыр Җырчыдан - җырчыларга, Өзлеп яратканнар гына Сагынып җыр чыгара. Җырлыйм сиңа багышлап Син җырлар яратканга, Сүзләрем чыга җыр булып Язгы таңнар атканда. Дөнья буйлап җыр таралыр Җырчыдан - җырчыларга, Өзлеп яратканнар гына Сагынып җыр чыгара.

Русский перевод

Взгляд мой в строках, Перо в руках, Для тебя песню я написал, Когда скучал, в песнях. По всему миру песня разойдётся От певца - к певцам, Только те, кто любят сами, Тоскуя, песни слагают. В этой песне моей лишь ты Поймёшь все строки, Привет мой донести - Есть же песни на свете. По всему миру песня разойдётся От певца - к певцам, Только те, кто любят сами, Тоскуя, песни слагают. Пою для тебя с посвящением, Раз ты песни любишь, Слова мои льются песней, Когда весенние рассветы встают. По всему миру песня разойдётся От певца - к певцам, Только те, кто любят сами, Тоскуя, песни слагают.