Гүзәл бакча

Прекрасный сад

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Туган авылым балачагым кебек Һәрчак төшләремә керәсең, Гүзәл бакча булып төшләремә кереп Үзәгемне нигә өзәсең? Гүзәл бакча булып төшләремә кереп Үзәгемне нигә өзәсең? Кайткан чакта юлларыма чыгып Ак каеннар каршы алалар, Нидер әйткән кебек алар һәрбересе Шаулый-шаулый озатып калалар. Нидер әйткән кебек алар һәрбересе Шаулый-шаулый озатып калалар. Кайтыйм әле тагын авылыма, Алсу таңнар сызылып атканда Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда Сандугачлар җырын тыңларга. Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда Сандугачлар җырын тыңларга.

Русский перевод

Родное моё село как моё детство Всегда в сны мои хочешь войти, Прекрасным садом в сны мои входя Зачем сердце моё разрываешь? Прекрасным садом в сны мои входя Зачем сердце моё разрываешь? Когда возвращаюсь, на дорогу выходя, Белые берёзы встречают меня, Что-то говорящее, каждая из них Шумит-шумит, провожая меня. Что-то говорящее, каждая из них Шумит-шумит, провожая меня. Вернусь я снова в своё село, Когда алые зори розово взойдут, В наш прекрасный сад, что в сны ко мне приходит, Соловьиных песен послушать. В наш прекрасный сад, что в сны ко мне приходит, Соловьиных песен послушать.