Nardughan

Нардуган

Исполнитель
Добавлено
16.09.2026
Обновлено
16.09.2026

Оригинальный текст

Ә күптән бу җирдә яшәгән диюләр, Кала Тау өстендә әче бал эчкәннәр, Пешерү алымын зур сакта тотканнар, Нардуган төнендә бер йотым татканнар. Еракта-еракта, Кала Тау өстендә, Учаклар якканнар Нардуган төнендә. Еракта еракта, Зәй бозы өстендә, Җигемнәр чабышы Нардуган көнендә. Болгар әмире бу җирне яулаган, Зәй сулары кызыл кан булганнар. Яшел болынны мәетләр каплаган. Кыю диюләр мәңгегә югалган. Тик кыш уртасы айлaра җитешкәч, Яңа кояшның нурлары күренгәч. Ур артында ишетелә тавышлар, Бәйрәм итәләр элекке хуҗалар. Еракта еракта, Кала Тау өстендә, Әче бал эчәләр Нардуган төнендә. Еракта еракта, Кала Тау өстендә, Диюләр мирасы комган төбендә.

Русский перевод

Говорят, здесь издавна жили дэвы, На Кала-Тау пили горький мёд, Хранили в строгой тайне способ его варки, В ночь Нардугана делали по глотку. Вдалеке, вдалеке, на Кала-Тау, Жгли костры в ночь Нардугана. Вдалеке, вдалеке, на льду Зая, Скачки упряжек в день Нардугана. Булгарский эмир завоевал эту землю, Воды Зая стали красными от крови. Зелёный луг покрыли тела погибших. Отважные дэвы исчезли навсегда. Но когда наступает середина зимы И появляются лучи нового солнца, За валом слышны голоса — Прежние хозяева этой земли празднуют. Вдалеке, вдалеке, на Кала-Тау, Пьют горький мёд в ночь Нардугана. Вдалеке, вдалеке, на Кала-Тау, Наследие дэвов — на дне кувшина.