Әйдә, дустым, уйна гармуныңны

Давай, друг, сыграй на гармошке

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Әйдә, дустым, уйна гармуныңны, Үзәкләрне өзсен моңнары. Чит җирләрдә йөрдем ятим сыман Сагындырды татар (гармун) моңнары (җырлары). Әйдә әле (дустым), әйдә авылым буйлап, Әйдә әле бер җырлап үтик. Яшь чакларны искә бер төшереп, Урамнарга моң салып китик. Әйдә, дустым, моңлы итеп уйна, Уянсыннар безнең әниләр. Яулык очы белән яшен сөртеп, Озатып калсын безне әбиләр. Әйдә әле, әйдә авылым буйлап, Әйдә әле бер җырлап үтик. Әйдә әле, әйдә яшь кызларның Күңеленә моң салып китик. Әйдә, дустым, уйна гармуныңны, Яшьлек дәрте бездә сүнмәгән. Без җырларлык егетләр бит әле, Безнең гомер әле үтмәгән. Әйдә әле, әйдә авылым буйлап, Әйдә әле бер җырлап үтик. Яшь чакларны искә бер төшереп, Урамнарга моң салып китик.

Русский перевод

Давай, мой друг, сыграй на гармошке, Пусть рвёт сердца её напев. По чужбинам ходил я сиротою, Тоска по татарской песне не дала мне покоя. Давай же, друг, по нашей деревне пройдём, Давай же песней короткой пройдёмся. Вспомним юность - хоть раз оглянёмся, И улицам музыку в дар разнесём. Давай, мой друг, играй протяжно, с чувством, Пусть просыпаются наши матери. Вытирая слёзы краем платка, Пусть нас провожают бабушки. Давай же, давай по нашей деревне, Давай же песней короткой пройдёмся. Давай же, давай молодым девчатам В сердца положим напев и уйдём. Давай, мой друг, сыграй на гармошке, Жар юности в нас не погас. Мы ведь ещё парни для песен, Наш век ещё не прошёл. Давай же, давай по нашей деревне, Давай же песней короткой пройдёмся. Вспомним юность - хоть раз оглянёмся, И улицам музыку в дар разнесём.