Хушлашма (икенче вариант)

Не прощайся (второй вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Чакыр мине, чакыр, бир кулыңны. Кайларга диеп тә сорама. Ялгызымны гына калдырсаң, Югалырмын, юлын таба алмам. Хушлашма, хушлашма, хушлашма, Кулларыңны алма кулымнан. Ялгызымны гына җибәрмә Бу катлаулы тормыш юлыннан. Язмышымны сиңа ышандырдым, Юл күрсәтеп барчы алдымнан. Офыкларга кереп адашырмын Җибәрмәче читкә янымнан. Хушлашма, хушлашма, хушлашма, Кулларыңны алма кулымнан. Ялгызымны гына җибәрмә Бу катлаулы тормыш юлыннан. Үткәннәрне утка ташлап булмый, Ташлый алмыйм төпсез коега. Өзгәләнәм, ялгызыма авыр, Синсез күңелем бик тиз боега. Хушлашма, хушлашма, хушлашма, Кулларыңны алма кулымнан. Ялгызымны гына җибәрмә Бу катлаулы тормыш юлыннан.

Русский перевод

Позови меня, позови, дай мне руку. Не спрашивай, куда мы идем. Если оставишь меня одну, Я потеряюсь, не найду пути. Не прощайся, не прощайся, не прощайся, Не выпускай моей руки. Не отпускай меня одну По этой сложной дороге жизни. Я доверила тебе свою судьбу, Ты веди меня, будь впереди. Заблужусь, уйду за горизонт, Не отсылай меня от себя. Не прощайся, не прощайся, не прощайся, Не выпускай моей руки. Не отпускай меня одну По этой сложной дороге жизни. Прошлое в огонь не бросить, Не смогу я в пропасть его швырнуть. Разрываюсь, одной мне тяжко, Без тебя душа так быстро гаснет. Не прощайся, не прощайся, не прощайся, Не выпускай моей руки. Не отпускай меня одну По этой сложной дороге жизни.