Син сазыңны уйнадың

Ты сыграл на своем сазе

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Моңланып ай нурларында, Син сазыңны уйнадың; Нинди кыллар чиртте, бәгырем, Ул матур, яшь кулларың? Бакчаның бер почмагында Мин утырдым, тыңладым; Тыңладым да мин ирексез Яшьлегемне уйладым. Уйладым мин яшьлегемне, Син сазыңны уйнадың. Кайгылы күңелем тавында Яңгырады кылларың. Яңгырады ул моңлы кыллар... Син сазыңны уйнадың. Чыңлаган шул кылларыңдай, Бер-бер үтте елларым: Үтте айлар, үтте еллар, Түзмәдем мин, егъладым. Үтте айлар, үтте еллар, Син сазыңны уйнадың. Үткән ул даулы гомерләр, Кан-көрәштә яңгырап. Саклаганмын тик күңелдә Шул көрәшнең моңнарын. Аһ, терелттең син күңелнең Бар күмелгән кылларын! Яңрап үткән ул гомернең Мин авазын тыңладым. Яңгырап үтте гомерләр, Син сазыңны уйнадың.

Русский перевод

В лунных лучах, опечаленно, Ты на своем сазе играл; Какие же струны тронули, милый, Твои молодые, красивые руки? В уголке сада Я сидел и слушал; Слушал - и невольно Вспоминал свою юность. Вспоминал свою юность, Ты на своем сазе играл. На горе печального сердца Отозвались твои струны. Отозвались те грустные струны... Ты на своем сазе играл. Как звенели те струны - так Год за годом ушли мои годы: Прошли месяцы, прошли годы, Не стерпел я - заплакал. Прошли месяцы, прошли годы, Ты на своем сазе играл. Минувшие бурные жизни, В криках кровной борьбы отзвенев, Лишь в сердце я сохранил Напевы той борьбы. Ах, ты оживил в сердце Все погребенные струны! И звучавшей той жизни Я слушал голос. Отзвенели жизни, Ты на своем сазе играл.