Уракчы кыз

Жница

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ай урагың салып иңбашыңа, Кояш нурларыннан нур алдың; Кояш нурларыннан нур алдың да Салкын чишмәләрдән су алдың. Басма өстенә басып су алганда Кулъяулыгың кемгә болгадың? Талир тәңкәләрең чыңлаганда Кем исеменә җырлар җырладың? Әллә су буйлатып, ат уйнатып, Сөйгән ярың ауга киттеме? Әллә мылтык алып, кылыч тагып, Дошманнарга каршы киттеме? Әйтче, нидән шулай яшь егетләр Гөл сибәләр синең алдыңа? Йөзләрең шул синең таң кояшы, Урагың да - туган ай гына.

Русский перевод

Лунный серп ты на плечо положила, Солнца луч ты вобрала в себя; Солнца луч ты вобрала - и тут же Из холодных ключей набрала. На мостках, зачерпнувши водицы, Кому платок ты махнула в тиши? Когда звенели твои талиры, Чьё имя пела в своих ты песнях? Иль любимый твой, коня взнуздав, По берегу вод на лов ушёл? Иль, ружьё взяв и меч прицепив, Против вражьей беды он пошёл? Скажи, отчего же юные парни Перед тобою цветы рассыпают? Лик твой - словно заря рассветная, И серп твой - лишь родная луна.