Булдырабыз!

Сумеем!

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бездә җырлар бетә торган түгел, Җилкәбезгә кошлар кундырабыз. Күңелебез тулы моңнар белән Тотынабыз икән, булдырабыз! Бездә икмәк бетә торган түгел, Шушы куллар белән уңдырабыз. Җиң сызганып "биссмилла"ны әйтеп, Тотынабыз икән, булдырабыз! Бездә иман бетә торган түгел, Җомгаларны тыныч уздырабыз. Изгелеккә дога белән генә Тотынабыз икән, булдырабыз! Бездә егәр бетә торган түгел, Могҗизалар җирдә тудырабыз. Бөтен дөнья татарлары бергә Тотынабыз икән, булдырабыз!

Русский перевод

У нас не иссякают песни, нет, Мы на плечи птицам дать приют умеем. Сердца полны напевов и примет - Если взялись, значит мы сумеем! У нас не иссякает хлеб живой, Этими руками колосы взрастили. Рукава закатим, молвим: «Бисмилля», - Если взялись, значит мы сумеем! У нас не иссякает вера в свет, Пятницы мирно, тихо мы встречаем. К добру с молитвой держим мы завет - Если взялись, значит мы сумеем! У нас не иссякает силы жар, На земле творим мы чудеса земные. Все татары мира - вместе, враз - Если взялись, значит мы сумеем!