Сагыну (өченче вариант)

Тоска (третий вариант)

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сагынасыңмы туган авылыңны, Исеңдәме искән җилләре, Тирә-якка хуш исләрен сибеп, Гүзәл үскән бакча гөлләре? Балачактай йөгереп менәрсеңме Ефәк чәчле кылган тавына. Кулларыңны болытларга сузып, Сокланырга аткан таңына. Бер туйганчы эчәр идең микән Челтрәп аккан чишмә сулларын. Тыңлар идең микән үзәк өзгеч Сандугачлар, тургай моңнарын. Балачактай йөгереп менәрсеңме Ефәк чәчле кылган тавына. Кулларыңны болытларга сузып, Сокланырга аткан таңына. Туган авылың, ямьле су буйларың Сине сагынып микән көтүе. Нигә кайтмый икән бу кыз бала, Шулай ерак микән китүе. Балачактай йөгереп менәрсеңме Ефәк чәчле кылган тавына. Кулларыңны болытларга сузып, Сокланырга аткан таңына.

Русский перевод

Скучаешь ли по родной деревне, Помнишь ли запах ветров дуновений, Рассыпающие вокруг нежные ароматы, Прекрасно растущие цветы сада? Как в детстве бежишь, кажется, На шелковистую вершину холма. Протянув руки к облакам, Восхититься восходящим солнцем. Не хотелось бы испить, Журчащей кристальной воды родника. Не слушал ли ты среди ночи Соловьёв, полевых жаворонков напевы. Как в детстве бежишь, кажется, На шелковистую вершину холма. Протянув руки к облакам, Восхититься восходящим солнцем. Родная деревня, живописные речные берега, Скучают ли по тебе, ожидая. Почему не возвращается эта девочка, Далёким ли стало её убытие. Как в детстве бежишь, кажется, На шелковистую вершину холма. Протянув руки к облакам, Восхититься восходящим солнцем.