Чияле шафран

Вишнёвый шафран

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Яшьлегемнең бары тик бер язы Синдә калды, чияле Шафран. Ап-ак чия чәчкәләрен күреп Ачылыр кабат йөрәк ярам. Ап-ак, ап-ак чәчкә аткан язын чия Шафранны күмеп нурга, ямьгә. Тулып таша хисләр айлы кичтә Күңелемне төреп моңга, назга. Шафран чияләре коя чәчкә Төймәләнә инде җимешкә. Яшьлек үтте, үтте кайтмаска дип Күмеп чәчләремне көмешкә. Ап-ак, ап-ак чәчкә аткан язын чия Шафранны күмеп нурга, ямьгә. Тулып таша хисләр айлы кичтә Күңелемне төреп моңга, назга. Ап-ак чия чәчкәләрең синең Күз алларымда тора һаман Язлар җитү белән йөрәккәем Сагына сине, чияле Шафран. Ап-ак, ап-ак чәчкә аткан язын чия Шафранны күмеп нурга, ямьгә. Тулып таша хисләр айлы кичтә Күңелемне төреп моңга, назга.

Русский перевод

Всего одна весна моей юности Осталась в тебе, вишнёвый Шафран. Увидев белоснежные вишнёвые цветы Расцветёт вновь моё сердце. Белоснежный, белоснежный, когда цветёт вишня Шафран, зарытый в свет, в красу. В лунную ночь переполняют чувства Превращая душу мою в песню, в нежность. Вишни шафрана роняют цветы Превращаясь в плоды. Юность прошла, прошла безвозвратно - Мои волосы посеребрели. Белоснежный, белоснежный, когда цветёт вишня Шафран, зарытый в свет, в красу. В лунную ночь переполняют чувства Превращая душу мою в песню, в нежность. Твои белоснежные вишнёвые цветы Всё ещё стоят перед моими глазами С приходом весны моё сердечко Скучает по тебе, вишнёвый Шафран. Белоснежный, белоснежный, когда цветёт вишня Шафран, зарытый в свет, в красу. В лунную ночь переполняют чувства Превращая душу мою в песню, в нежность.