Ак хыяллар

Белые мечты

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Мин яраткан карлар ява бүген, Мин туган кыш килде быел да. Гомер узган саен туган көннәр Күңелле дә икән, кыен да. Элекедәй булмас бер нәрсә дә, Элекедәй түгел беркем дә. Ак хыяллар бүләк ит син миңа Карлар яуган шушы бер көндә. Мин яраткан карлар ява бүген, Саклый кебек безне өшүдән. Шул карларга ияреп уйный уйлар Үткәннәрне искә төшерәм. Элекедәй булмас бер нәрсә дә, Элекедәй түгел беркем дә. Ак хыяллар бүләк ит син миңа Карлар яуган шушы бер көндә. Мин яраткан карлар ява бүген, Күмеп безнең салган эзләрне. Әйткән сүзләреңә елмайсам да, Дымландыра һаман күзләрне. Элекедәй булмас бер нәрсә дә, Элекедәй түгел беркем дә. Ак хыяллар бүләк ит син миңа Карлар яуган шушы бер көндә.

Русский перевод

Сегодня падает мой любимый снег, И вновь пришла родная зима. С каждым прожитым годом дни рождения И радостны, и тяжки весьма. Ничто уже не будет, как прежде, И люди уже не те. Подари мне белые мечты В этот день, когда падает снег. Сегодня падает мой любимый снег, Словно бережёт нас от стужи. Вслед за ним играют мысли - Вспоминаю всё, что было. Ничто уже не будет, как прежде, И люди уже не те. Подари мне белые мечты В этот день, когда падает снег. Сегодня падает мой любимый снег, Засыпая наши следы. Хоть я улыбаюсь твоим словам, Всё равно увлажняются глаза. Ничто уже не будет, как прежде, И люди уже не те. Подари мне белые мечты В этот день, когда падает снег.