Ромашкалар (дүртенче вариант)

Ромашки (четвёртый вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ромашкалар сөю чәчәге ул, Мәхәббәтне сүзсез аңлата, Мәңге җавап эзли бер сорауга: Яратмыйдыр... бәлки ярата? Ромашкалар өмет чәчәге ул - Кояшлы ак бәхет өләшә. Минем кебек, мәхәббәте өчен Соңгы таҗга кадәр көрәшә. Ромашкалар минем чәчәгем ул, Бүләк итте аны сөйгәнем. Беркемгә дә әйтми торган серне Мин аларга гына сөйләдем. Ромашкалар өмет чәчәге ул - Кояшлы ак бәхет өләшә. Минем кебек, мәхәббәте өчен Соңгы таҗга кадәр көрәшә. Ромашкалар урман чәчәге ул, Якты бизәкләре болынның... Күргән саен искә төшерәләр Рәхәтлеген бергә булуның. Ромашкалар өмет чәчәге ул - Кояшлы ак бәхет өләшә. Минем кебек, мәхәббәте өчен Соңгы таҗга кадәр көрәшә.

Русский перевод

Ромашки - это цветок любви, Без слов понимает любовь, Вечно ищет ответ на вопрос: Не любит... иль, может, любит? Ромашки - это цветок надежды - Солнечное белое счастье дарят. Как и я, ради любви До последнего лепестка борются. Ромашки - это мой цветок, Подарил его любимый мне. Тайну, что никому не скажу, Я только им доверила. Ромашки - это цветок надежды - Солнечное белое счастье дарят. Как и я, ради любви До последнего лепестка борются. Ромашки - это лесной цветок, Яркое украшение луга... Напоминают каждый раз О радости быть вместе. Ромашки - это цветок надежды - Солнечное белое счастье дарят. Как и я, ради любви До последнего лепестка борются.