Оригинальный текст
Җәйләрдән эзлим мин сөю җиләкләрен,
Табалсам да, синсез ашамам...
Хыялымда туган якты теләкләрем
Чынга ашар әле, ышанам.
Әле бер-беребезне табасы бар безнең,
Әле яратудан янасы бар безнең,
Әле җанга назлар туласы бар безнең,
Әле бик бәхетле буласы бар безнең.
Суларда йөзәм мин җиңеп дулкыннарны,
Арысам да, булам түземле.
Күңелемдә йөрткән өмет ялкыннары
Яндырмаса ярый үземне.
Әле бер-беребезне табасы бар безнең,
Әле яратудан янасы бар безнең,
Әле җанга назлар туласы бар безнең,
Әле бик бәхетле буласы бар безнең.
Күкләрдән күзлим мин парлы йолдызларны,
Күз кысып, тулган ай елмая.
Аның да теләге, парлау ялгызларны -
Төссез үтмәсен дип ел, ае.
Әле бер-беребезне табасы бар безнең,
Әле яратудан янасы бар безнең,
Әле җанга назлар туласы бар безнең,
Әле бик бәхетле буласы бар безнең.
Русский перевод
В летних днях ищу я ягоды любви,
Но найдя, без тебя их ем одна...
В мечтах моих рождённые светлые желания
Сбудутся ещё, я верю, да.
Ещё друг друга нам найти суждено,
Ещё от любви нам сгореть дано,
Ещё душе нежностью наполниться,
Ещё очень счастливыми нам быть.
В водах плыву я, волны покоряя,
Устав, остаюсь терпеливой.
Пусть пламя надежды, что в сердце пылает,
Не сожжёт меня самоё.
Ещё друг друга нам найти суждено,
Ещё от любви нам сгореть дано,
Ещё душе нежностью наполниться,
Ещё очень счастливыми нам быть.
С небес высматриваю парные звёзды я,
Прищурившись, полная луна улыбается.
И у неё желание - чтоб одинокие встретясь,
Не прожили бесцветно год за годом.
Ещё друг друга нам найти суждено,
Ещё от любви нам сгореть дано,
Ещё душе нежностью наполниться,
Ещё очень счастливыми нам быть.