Оригинальный текст
Эзләмә карлы урамда
Юлдан минем эзләрне.
Эзләмә, күрә алмассың
Сөю тулы күзләрне.
Эзләмә, ишетә алмассың
Назлы таныш тавышны.
Эзләмә, күптән югалттык
Ул иң якты сагышны.
Эзләмә мине болыннан -
Кыңгыраулы, җиләкле.
Эзләмә мине бураннан, -
Аңламадың кирәкне.
Эзләмә акланыр сүзләр,
Туплап бар хәтереңне.
Эзләмә, таба алмассың
«Сөеклең», «кадерлең»не.
Русский перевод
Не ищи на снежной улице
На дороге мои следы.
Не ищи - не разглядишь ты
Глаз, наполненных любовью.
Не ищи - не услышишь ты
Нежный, близкий голос мой.
Не ищи - давно утратили
Мы ту светлую тоску.
Не ищи меня на лугу -
Звонком, ягодным, живым.
Не ищи меня в метели -
Не постиг ты нужный смысл.
Не ищи оправданных слов,
Копя свою память в пути.
Не ищи - не сможешь найти
«Любимую», «дорогую».