Хушлашулар авыр шул

Расставание тяжело

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Аһ, өзелә бит үзәкләр, Казлар оча каңгылдап. Җилләр кисә канатларын, Оча каурый зың - зыңлап. Тезелешеп оча казлар, Каурыйлары кавырсын. Газиз җирне ташлап китү, Калдыруы авыр шул. Казлар оча диңгез кичеп, Таладыр канатлары. Чит җирләрдә кемнәр генә, Бәгъерен канатмады. Тезелешеп оча казлар, Каурыйлары кавырсын. Миңа илтәсе юлларны, Кош юлыннан табарсың. Киткән кошлар бер кайтырлар, Ояларын табарлар. Вакытлар кирегә акмый, Сулар агса, агарлар. Тезелешеп оча казлар, Каурыйлары кавырсын. Кавышулар мөмкин түгел, Хушлашулар авыр шул.

Русский перевод

Ах, рвутся сердца на части, Гуси летят, клича. Ветра режут им крылья, Летят перья - звенят-звенят. Стаями летят гуси, Перья их растрепаны. Родную землю покидать, Тяжело оставлять. Гуси летят, море перелетая, Изнуряют крылья. На чужбине кто только Не тосковал по родине. Стаями летят гуси, Перья их растрепаны. Дороги, что ведут ко мне, На птичьем пути найдешь. Улетевшие птицы вернутся, Гнезда свои найдут. Время вспять не течет, Воды текут - мелеют. Стаями летят гуси, Перья их растрепаны. Встреча невозможна, Расставание тяжело.