Оригинальный текст
Бу җырыма куштым чишмә моңын,
Бу җырыма куштым таң нурын,
Мәхаббәтне куштым, аз булса да,
Сагынуның куштым сабырын.
Бу җырыма куштым җилләр шавын,
Куштым азрак яшен чаткысын,
Сөю ләззәтеннән - чак-чак кына,
Сөю газабының - яртысын.
Яртысын мин сиңа калдырамын,
Бәлки мине берчак аңларсың,
Минекедәй җаның сызлаганда,
Син дә бер көярсең - янарсың.
Син дә, бәлки, шулчак тоярсыңдыр
Ялгыз янып, ялгыз сөюне.....
Кермә күңелемә! Мин бикләндем!!!
...Уртак бүлдем янып-көюне.
Яртысын мин сиңа калдырамын,
Бәлки, мине берчак аңларсың,
Минекедәй җаның сызлаганда,
Син дә бер көярсең-янарсың.
Урталайга бүлдем - сиңа бирәм
Янган утларымның яртысын,
Күңелеңдә маяк итеп сакла
Минем сөюемнең яктысын.
Мин түзәрмен - түземлеләр түзә!
Янып кабат көлдән терелә.
Онытырмын, тик үтенәм шуны:
Күңелемә бүтән үрелмә!
Онытырмын, тик үтенәм:
Күңелемә бүтән үрелмә!..
Русский перевод
В эту песню вплела я журчанье ключей,
В эту песню вплела я сиянье зари,
Чуть любви добавила, даже чуть-чуть,
И терпенье тоски положила внутри.
В эту песню внесла я шорох ветров,
И искры молний - немного, едва,
От блаженства любви - лишь щепотку одну,
От страданья любви - ровно половина.
Половину тебе я оставляю,
Может, ты меня когда-то поймешь,
Когда, как у меня, заболит твоя душа,
Ты тоже разгоришься - загоришься, сгоришь.
Ты, быть может, тогда ощутишь
Одинокий огонь, одинокую любовь.....
Не входи в мое сердце! Я заперлась!!!
...Я поровну разделила это пламя и боль.
Половину тебе я оставляю,
Может, ты меня когда-то поймешь,
Когда, как у меня, заболит твоя душа,
Ты тоже разгоришься - загоришься, сгоришь.
Пополам разделила - тебе отдаю
Половину моих обожженных огней,
Береги в своем сердце как маяк
Свет моей любви.
Я выдержу - терпеливые терпят!
Сгорая, вновь из пепла воскресают.
Я забуду, но умоляю об одном:
К сердцу моему больше не тянись!
Я забуду, прошу:
К сердцу моему больше не тянись!..