Оригинальный текст
Килде инде көтеп алган
Декабрь бураннары,
Килеп җитәр-җитмәс безне
Туңдыра торганнары.
Декабрь бураннары -
Туңдыра торганнары,
Елый-елый морҗалардан
Сызгыра торганнары.
Урап-урап бураннары
Томалый урамнарны.
Ап-ак калын юрган белән
Яба карурманнарны.
Декабрь бураннары -
Көрт өя торганнары,
Улый-улый кар туздырып
Тезә кар диварлары.
Русский перевод
Пришли, как долго ждали мы,
Декабрьские метели,
Едва коснувшись, до костей
Пронзают нас и стелют.
Декабрьские метели -
Нас студят, как хотели,
Рыдая-плача, по трубам
Свистят и завывают.
Бушуя, кружат метели,
Улицы заметают,
Белоснежным пуховым одеялом
Все дороги укрывают.
Декабрьские метели -
Сугробы громоздят они,
Воя-воя, снег рассыпая,
Возводят снежные стены.