Сагыну җыры (сигезенче вариант)

Песня тоски (восьмой вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Җәйге кичтә чыгам болыннарга Икәү генә йөргән җирләргә. Ул вакытлар калды микән ни соң, Инде сагынып кына сөйләргә. Ул көннәр, ул көннәр Йөрәктә, йөрәктә. Яратып яшәве Кыен да, рәхәт тә. Җаннарыма шифа була кебек, Чишмәләргә карап моңайсам. Кавышуга булган өметләрем Яңаралар сине уйласам. Сагынам, өзелеп, Моңаям, уйланам Кавышу көннәрен Күзаллап юанам. Җәйге кичтә ялгыз болыннардан Моңлы җырлар гына җырлыйм ла. Йөрәгемдә янган ялкыннарны Җырлап басып булмый ла. Уйлыймын мин сине Көнен дә, төнен дә. Иң якты йолдыз син Күңелем түрендә.

Русский перевод

В летний вечер выхожу на луга, На тропы, где мы вдвоем бродили. Неужели те времена ушли навсегда, И о них лишь с тоской говорили. Те дни, те дни В сердце, в сердце. Любить и жить - И трудно, и светло. Словно лечит мне душу боль, Когда к родникам я гляжу, грущу. И надежды на встречу вновь Оживают, как о тебе прошепчу. Тоскую, рвусь, Грущу, думаю. Дни нашей встречи Воочью рисую, утешаюсь. В летний вечер с одиноких лугов Я лишь песни печальные пою. Пламя в сердце, что жжет так давно, Песней не погасить, не уйму. Думаю о тебе И днем, и ночью. Ты - самая яркая звезда В глубине моей души.