Су юлы (өченче вариант)

Су юлы (третий вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
31.05.2026

Оригинальный текст

Килен булып төштем бу авылга, Таныш түгел әле күршеләр. Буй-сынымны сынап карар өчен, Су юлына алып төштеләр. Су юлы, су юлы, Сынатмаммы бу юлы? Сынатмасам бу юлы, Сынатмам гомер буе! Тугайлары ап-ак чәчкә генә, Су буенда бөдрә каеннар. Чылтыр-чылтыр аккан чишмәсенә Сандугачлар кушылып сайрыйлар. Су юлы, су юлы, Сынатмаммы бу юлы? Сынатмасам бу юлы, Сынатмам гомер буе! Күңелемә якын су юллары, Монда минем ярым-канатым. Рәхмәт сезгә, рәхмәт, әй кешеләр, Бу якларны мин бик яраттым! Су юлы, су юлы, Сынатмаммы бу юлы? Сынатмасам бу юлы, Сынатмам гомер буе! Су юлы, су юлы, Сынатмам гомер буе!

Русский перевод

Невестой в село я вошла, Соседи мне всё ещё чужие. Чтоб стать мне своей, чтоб меня испытать, На путь к роднику повели. Су юлы, су юлы, Не опозорюсь ли ныне? Если ныне не подведу, Не подведу я вовек! Луга — белоснежные в цвету, У воды — кудрявые берёзы. К журчащему роднику Соловьи подпевают, поют. Су юлы, су юлы, Не опозорюсь ли ныне? Если ныне не подведу, Не подведу я вовек! Мне близки эти тропы к воде, Здесь моя опора и крылья. Спасибо вам, люди, спасибо, Я всем сердцем полюбила эти края! Су юлы, су юлы, Не опозорюсь ли ныне? Если ныне не подведу, Не подведу я вовек! Су юлы, су юлы, Не подведу я вовек!