Оригинальный текст
Мин яшимен Нижгородта,
Иркәм Иске Өфедә.
Көн дә барам, көн дә кайтам,
Ара ерак булса да.
Бер көн әйттем:"Көн дә йөреп,
Вакыт бушка югала.
Әйдә - дидем, - Нижгородҡа,
Җитте Иске Өфедә".
"Бергенәм, - ди, - гөлгенәм, ди,
Әллә кайдан сүз таба, -
Нижгородны су баса бит,
Күч, - ди, - Иске Өфегә".
Ул үзенчә, мин үземчә:
Көн артынан көн ага.
Мин кыстыймын Нижгородка,
Ә ул Иске Өфедә.
Кабыргасы белән куйдым
Мәсьәләне уртага:
"Йә, - мин әйтәм, Нижгородка,
Йә кал Иске Өфедә".
Хәзер инде без яшибез
Иң центерда - Өфедә.
Безгә дә килеп чыгыгыз,
Тик бер азга булса да.
Русский перевод
Я живу в Нижгороде,
Мой милый - в старой Уфе.
Каждый день туда и обратно,
Хоть дорога далека.
Как-то я сказал: «Ходьба
Впустую время жжёт.
Переезжай-ка в Нижгород,
Хватит той старой Уфы».
«Единственный мой, - твердит, -
Слова откуда найдёт: -
Нижгород водой зальёт,
Переезжай в старую Уфу».
Он - по-своему, я - по-своему:
День за днём течёт.
Я тяну его в Нижгород,
А он - в старую Уфу.
Рёбром я поставил
Вопрос посередине:
«Или, - говорю, - в Нижгород,
Или оставайся в старой Уфе».
Нынче мы уже живём
В самом центре - в Уфе.
Приезжайте к нам, пожалуйста,
Хоть на малый срок.