Яфраклар бит коелмаган

Листья ведь не облетели

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Көтмәгәндә җир өстенә Ябырылды ябалак кар. Бөгелеп төште каеннар, Шартлап сынды алмагачлар. Шартлап сынып төште җиргә Имәннәрнең ботаклары. Карлар ява, агачларның Коелмаган яфраклары. Нинди аклык, нинди сафлык, Тып-тын, юк бер ыгы-зыгы. Агачларга нинди авыр Дөньяның бу матурлыгы. Ыңгыраша төсле алар - Кем уйлаган, кем уйлаган. Карлар, карлар яумагызмы, Яфраклар бит коелмаган. Җиргә генә түгел, алар Миңа да бит ява төсле. Ак булса да, саф булса да, Өсләремә ява төсле. Карлар, карлар яумагызмы, Күп җырларым җырланмаган. Яфраклар бит коелмаган, Саргайса да, коелмаган.

Русский перевод

Неожиданно на землю Повелился хлопьями снег. Гнулись берёзы к земле, С треском ломались яблони. С треском падали на землю Ветки старых дубрав. Снег идёт, а у деревьев Листья ещё не опали. Что за белизна, что за чистота, Тишина - ни шороха, ни суеты. Как тяжела для деревьев Эта прекрасная красота. Словно звенят они - Кто бы подумал, кто бы подумал. Снег, снег, не падайте, Ведь листья ещё не опали. Не только на землю - Кажется, и на меня он сыплет. Хоть белый он, хоть чистый, Кажется, ложится на плечи. Снег, снег, не падайте, Много песен моих не спето. Ведь листья ещё не опали, Хоть пожелтели - не опали.