Сөйгәнемә сәлам әйтегез (беренче вариант)

Передайте привет моей любимой (первый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ак каеннар арасыннан үтәм, Карлы юллар аклык өләшә. Ул чагында кала иде эзләр Минем эзләр белән янәшә. Бүген дә мин ак юл буйлап киләм, Янәшәмдә минем юк бер эз. Ак каеннар, ул чак икәү идек, Бәхетемә шаһит идегез - Сөйгәнемә сәлам әйтегез. Моңсулыгым юксынудан гына, Хәтерләтеп аны ява кар. Гомерләрдә булса була икән Шундый ап-ак, якты сагышлар. Шундый ап-ак, якты сагышлар. Бер үк бәхет гомерлеккә түгел, Алмашына еллар, аралар. Йолдызлар да көнен сүнәләр дә, Төнен генә балкып яналар. Миннән башка, башка белән үтсә, Сүз әйтмәгез, гафу итегез. Ак каеннар, мин бәхетле идем, Бәхетемә шаһит идегез - Сөйгәнемә сәлам әйтегез.

Русский перевод

Сквозь белые березы прохожу, Снежные дороги белизну рассыпают. Тогда оставались следы Рядом с моими следами. Сегодня снова я иду по белому пути, Рядом со мной не осталось ни одного следа. Белые березы, тогда нас было двое, Вы были свидетелями моего счастья - Передайте привет моей любимой. Печаль моя лишь от тоски по ней, Снег идет, напоминая о ней. Оказывается, в жизни бывают Такие белым-белые, светлые тоски. Такие белым-белые, светлые тоски. Одно и то же счастье не на век, Меняются годы, расстояния. Даже звезды днем гаснут, Лишь ночью сияют, горят. Если без меня, с другим пройдет, Не говорите слов, простите меня. Белые березы, я был счастлив, Вы были свидетелями моего счастья - Передайте привет моей любимой.