Ак чишмә (икенче вариант)

Белый родник (второй вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Урчокырдан аккан Ак чишмәнең Чыккан җиркәеңдә (җирләрендә) куш учак, Тубыкланып, амин тоткан кебек Салкын суын эчәм куш учлап. Туган җирем, туган җырым - Ак чишмәм син, Ак чишмәм! Дөньямның бар ятларына Серләремне чишмәм! Урчокырдан аккан Ак чишмәнең Аккан гомере күпме елдыр ул. Күпме еллар күпме кешеләрне Ак күңелле иткән судыр ул. Туган илем, туган телем - Ак чишмәм син, Ак чишмәм. Чит җаннарны мин үз итеп, Түбәнлеккә төшмәм. Урчокырдан чыккан Ак чишмәнең Шифасыннан тәндә көч арта. Чит җирләргә китсәм, туган җирдән Су тарта да икән, Су тарта. Туган җирем, туган җырым - Ак чишмәм син, Ак чишмәм! Дөньямның бар ятларына Серләремне чишмәм.

Русский перевод

Из Урчокыра льется Белый родник - У истока его я сложу две ладони, Словно в молитве, на колени склонясь, Холодной воды зачерпну полной горстью. Родная земля, родная песня - Ты мой Белый родник, мой Белый родник! Всем чужим в моем мире Тайн своих не открою. Из Урчокыра льется Белый родник - Сколько лет его чистая жизнь течет. Сколько лет и сколько людей Он водою сделал светлыми сердцем. Родная страна, родной язык - Ты мой Белый родник, мой Белый родник. Чужие души себе присваивая, Я до низости не паду. Из Урчокыра бьет Белый родник - От его целебной силы крепнет тело. И в чужие края уеду - А вода все равно тянет, тянет. Родная земля, родная песня - Ты мой Белый родник, мой Белый родник! Всем чужим в моем мире Тайн своих не открою.