Су сибегез гөлләргә

Полейте цветы водой

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Юлларын буйлап киләмен, Җилләрем исә генә. Елларым балкып сүнәләр Гомерем исәбенә. Гомер бакый, гомер балкый, Балкыган күңелләрдә. Гомер - бит ул гөлләр кебек, Гомер - бит ул гөлләр кебек, Су сибегез гөлләргә, гөлләргә! Юлларын буйлап киләмен, Җыр җырлап сөйгәнемә. Канатландыра күңелне, Сөйдерә белгән генә. Гомер бакый, сөю балкый, Канатлы күңелләрдә. Сөю - бит ул гөлләр кебек, Сөю - бит ул гөлләр кебек, Су сибегез гөлләргә, гөлләргә! Юлларым буйлап киләмен, Килмимен, җиләм генә. Яшәүләр, яшәү шикелле, Дусларым белән генә. Гомер бакый, дуслык балкый, Ялкынлы күңелләрдә. Гомер - бит ул гөлләр кебек, Гомер - бит ул гөлләр кебек, Су сибегез гөлләргә, гөлләргә!

Русский перевод

Иду я по своим тропам, Лишь ветры мои шумят. Годы мои, вспыхнув, гаснут За счет моей судьбы. Жизнь вечна, жизнь сияет В сердцах, что свет хранят. Жизнь - словно эти цветы, Жизнь - словно эти цветы, Полейте цветы водой, водой! Иду я по своим тропам, Песней любимой пою. Лишь тот, кто любить умеет, Душе дарует крылья. Любовь вечна, любовь сияет В сердцах, где крылья живут. Любовь - словно эти цветы, Любовь - словно эти цветы, Полейте цветы водой, водой! Иду я по своим тропам, Не иду - лишь лечу. Жизнь, как она есть, возможна Только с друзьями моими. Жизнь вечна, дружба сияет В сердцах, что пламенем горят. Жизнь - словно эти цветы, Жизнь - словно эти цветы, Полейте цветы водой, водой!