Әлкием

Әлкием

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Әлкием, әллием, бәллием, Син мине таң белән уяттың. Язмышым бу җирдә башланды, Син мине дөньяга озаттың. Әлкием, әллием, бәллием, бәллием, Син минем балачак бишегем, бишегем. Күңелдә мәңгелек исле гөл, Йөрәктә яши лә исемең. Әнкәем нан биргән кулыма, Су биргән Чирмешән елгасы. Яктырак, җылырак шикелле Әлкинең үзенең кояшы. Әлкием, әллием, бәллием, бәллием, Син минем балачак бишегем, бишегем. Күңелдә мәңгелек исле гөл, Йөрәктә яши лә исемең. Китсәм дә мин тагын каядыр, Әлкине сагынып җырлармын. Гафу ит, туган як, улыңны, Яңадан кайтмаса юлларым. Әлкием, әллием, бәллием, бәллием, Син минем балачак бишегем, бишегем. Күңелдә мәңгелек исле гөл, Йөрәктә яши лә исемең.

Русский перевод

Әлкием, әллием, бәллием, Ты меня на рассвете разбудила. На этой земле моя судьба началась, Ты меня в жизнь проводила. Әлкием, әллием, бәллием, бәллием, Ты моя колыбель детства, колыбель. В душе вечно цветущий цветок, В сердце живёт твоё имя. Мать хлеб в руки давала, Воду давала река Чирмешян. Ярче, теплее словно Солнце самоё Алькиня. Әлкием, әллием, бәллием, бәллием, Ты моя колыбель детства, колыбель. В душе вечно цветущий цветок, В сердце живёт твоё имя. Уйду я опять куда-то, Об Алькине тоскуя, буду петь. Прости меня, родной край, сын твой, Если не вернутся снова мои дороги. Әлкием, әллием, бәллием, бәллием, Ты моя колыбель детства, колыбель. В душе вечно цветущий цветок, В сердце живёт твоё имя.