Сагынуларым шулдыр, күрәсең (беренче вариант)

Мои тоски таковы, видишь ли (первый вариант)

Участники

Акрам Даутов / Муса Сиражи

Композитор

Акрам Даутов

Автор текста

Муса Сиражи

Создано

December 03, 2025

Последнее обновление

December 03, 2025

Оригинальный текст

Нинди хәлдер... Чишмә җырласа да, Шауласа да Идел камышы, Ишетелә синең тавышың; Сулкылдатып йөрәк сагышын. Ишетелә синең тавышың, Сулкылдатып, Сулкылдатып Йөрәк сагышын! Нинди хәлдер, Зәңгәр күккә баксам, Йолдыз түгел, синең күзләрең, Тулган айда чагыла йөзләрең, Әкрен искән җилдә - сүзләрең, Әкрен искән җилдә, иркәм, Синең сүзләрең. Нинди хәлдер, Күрәм төшләремдә, Син елмаеп миңа киләсең, Иркәлисең мине, үбәсең... Сагынуларым шулдыр, күрәсең, Төшләремә бик еш керәсең, Сагынуларым, сагынуларым Шулдыр, күрәсең.

Русский перевод

Какое-то состояние... Пусть поёт и ключ, Пусть шумит тростник Волги - Слышу я твой голос; Он тревожит сердечную тоску. Слышу я твой голос, Он тревожит, Тревожит Сердечную тоску! Какое-то состояние, Взглянув на лазурное небо, Не звезда - твои глаза, На полной луне отражается твой лик, В тихом дующем ветре - твои слова, В тихом дующем ветре, милая, Твои слова. Какое-то состояние, Во снах вижу я, Ты улыбаешься и идёшь ко мне, Ты ласкаешь меня, целуешь... Мои тоски таковы, видишь ли, Ты часто входишь в мои сны, Мои тоски, мои тоски Таковы, видишь ли.

Предложить исправление